Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Янә көзләр килә

Янә көзләр килә киң җиһанга...

Янә көзләр килә киң җиһанга,
Чуар күлмәкләрен җилләтеп.
Сары, көлсу - көзге гөлләр кала,
Ә яшеллек китә читләтеп.

Әби чуакларын хәстәрләгән,
Көяз басып сала үз эзен.
Элпә җепләр күккә асылынгач,
Таган атына күк Көз кызы.

Гел дә юкка гына үпкәләгән,
Елак болытлар да бик шаян.
Иртән кичкә кадәр яшь агызып,
Төнгә юкка чыга, аһ, наян!

Табигать тә Көзгә буйсына күк,
Сихерләнгән кебек бар дөнья.
Һәр мизгелдән шатлык алып калыйк,
Ләззәт кичер, күзең бер йом да!

Гөлнур Васыйлова, Мамадыш

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев