Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ямьле дөнья

Һәр фасылның була гүзәл мәле...

Һәр фасылның була гүзәл мәле,

Серле йолдызлары, тылсымы,

Була шатлыклары, ак чыңнары,

Була сагыш тулы моң-җыры.

Яз уяна кошлар җыры белән,

Хәтфә җәя яшел үрләргә,

Шадраланган дулкыннарны куып,

Җилләр уйный язын күлләрдә.

Җәй уяна алсу таңнар белән,

Энҗе сибә таңда гөлләргә,

Тибрәлә ай дулкын кочагында,

Коена ул көмеш күлләрдә.

Тылсымлы көз, яфракларны өзеп,

Алтын тәңкә сибә эзләргә,

Шаян җилләр, яфракларны куып,

Бөтерелеп бии көзләрдә.

Карлы яңгыр белән ак бураннар

Очрашалар салкын көзләрдә,

Бураннары белән килә ак кыш,

Аклык сибә үткән эзләргә.

Яратам мин елның һәр фасылын,

Һәр фасылның була үз чыңы,

Һәр фасылның була гүзәл мәле,

Һәр фасылның була үз моңы.  

Вакытларга урала гомерләр,

Һәр вакытның була үз җыры.

Флера Гатина

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев