Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ялвару

Газапланам, мең сорауга җавап тапмый...

Газапланам, мең сорауга җавап тапмый,

Ак кәгазьгә тезәм фикер - сурәтләрне,

Сорыйм синнән, йә Раббым, җәзамы бу,

Утлы төер өзә бәгырь-үзәкләрне.

Мин дә газиз туфрагыма башым куеп,

Бер сорау да бирми әзер тезләнергә,

Яраттыңмы, йә Раббысы, янар өчен,

Ут көлтәсен сибәсең син эзләремә.

Исәр идем сахраларда, җилләр булып,

Агар идем дәрьяларда, ташып-тулып,

Ташладың да мине ялкын кочагына,

Янам инде, ялкынланып, утлар йотып.

Җырлаган бит бөек Тукай да Җиһанга,

Ят яраткан Раббысы, дип, бу дөньяга,

Кабатлама һаман да шул бер тәгъбирне,

Газапларга, йә түз, җаным, түз, елама.

Биек-биек манаралар итәгенә

Дөрли-дөрли, ялкынланып, утлар капты,

Биек мәгърур Каф тауларын утлы дәрья

Дөрли-дөрли янып торган утка атты.

Кан-яшь белән сугарылган Каф таулары,

Тынган анда сандугачлар да сайравы,

Күр, Раббысы, шәфкать сорап ялваручы

Хәсрәтеннән җаны көйгән ул Ананы.

Шәфкать сорап яралы Каф тауларына,

Мин тезләнәм, йә Раббысы, алларыңа,

Туктат инде бу ярсулы утлы көчне,

Ит мәрхәмәт, алып ташла утлы үчне,

Ит мәрхәмәт, имин юлга чыгар безне.

Флера Гатина

фото: magiya

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев