Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ялгыз Ана

Балаларын көтә ялгыз ана, Хат язмыйлар, хәбәр бирмиләр. Ана йөрәгенең әрнүләрен Әллә инде бер дә сизмиләр...

Балаларын көтә ялгыз ана,

Хат язмыйлар, хәбәр бирмиләр.

Ана йөрәгенең әрнүләрен

Әллә инде бер дә сизмиләр...

Өмет итә ана һәр көн саен,

Кайтыр, диеп, кызы, улларын...

Яшь аралаш һаман күзли ул

Күзен алмый, кайтыр юлларын...

Көннәр арты үтә айлары,

Һаман көтә ана йөрәге...

Сабый чакта алар өчен бит

Тик ул иде дөнья терәге...

Япа-ялгыз бакты... үстерде,

Кызганмады сөю, назларын.

Инде менә ничә ел рәттән

Каршылый ул ялгыз язларын.

Җыерчыклы куллар, калтырап,

Күз яшьләрен сөртә ашыгып.

Сагышлардан әрну йөрәге

Балаларын көтә ярсынып...

Кайтыйк әле, кайтыйк ешрак,

Туган йортка, әнкәй янына!

Мәңгелеккә бер көн югалтсаң,

Табалмассың тынгы җаныңа!

 

Халидә Асхадуллина.

Арча

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев