Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ялгышмагыз, ләкин...

Ышаныгыз! Бит мин — яшьлекнең үз кызы, Шуңа өем — яшьлек илендә!

Гаҗәпләнә күпләр, беркатлысың диеп,

Белмисең, дип хәйлә, ялганны,

Онытканнар, бугай, минем туган төбәк

Балачак иленнән булганны!

 

Әйтеп тә куялар: картаймыйсың, диеп,

Талмас канат һаман иңеңдә...

Ышаныгыз! Бит мин — яшьлекнең үз кызы,

Шуңа өем — яшьлек илендә!

 

Киңәш бирә берәү: бер генә, дип, гомер...

Кайтмас сөю, ни бар көтүдән?!

Кемгә — нәрсә! Миңа сафлык иле үзрәк,

Хисләр белән сату итүдән!

 

Күкрәүгә язлар, сыерчыгым көтәм,

Бөреләрнең — сәлам бирүен!

Ялгышмагыз, ләкин, ваемсыз бу, диеп:

Бәхет илен эзләп йөрүем!

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев