Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яктылыкның төбе – яхшылык

Яшәр өчен, бәхет өчен, дуслар, бер елмаю җитә адәмгә!

Әй, кешеләр, сезгә эндәшәм мин,

Яктылыкны сатам, алыгыз.

Хакы бары бер елмаю гына!

Бер елмаеп килеп алыгыз!

 

Кем йөрәге усаллыктан бизгән,

Явызлыктан җаны өшегән,

Килегезче, нурлар чәчик бергә,

Жылытыйк бу җирне, кешеләр!

 

Әйдә, бергә жыелышыйк әле,

Йөрәкләрне ачыйк галәмгә!

Яшәр өчен, бәхет өчен, дуслар,

Бер елмаю җитә адәмгә!

 

Бар дөньялар нурга тулыр иде,

Бер елмайса әгәр бар халык!

Яманлыкка урын калмас иде,

Яхшылыкның төбе – яктылык!  

Флёра Шәрипова.

Башкортстан

 
Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев