Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Вөҗданым саф

Көнләштеләр бугай тормышымнан...

Көнләштеләр бугай тормышымнан,

Кешеләрчә матур яшәгәч.

Кулга алган һәрбер нәрсәне дә

Егетләрчә елдам эшләгәч.

 

Бакчамдагы гөлләр түтәленә

Чүп үләне чыгып үсмәгәч.

Йөрәгемдә туган мәхәббәтне

Җил-давыллар егып исмәгәч.

 

Каты чирем, күпме тырышса да,

Сындырмады нурлы рухымны.

Аера алдым битлек киеп килгән

Дошманнардан тугры дустымны.

 

Мәхәббәтем бетмәс көч-дәрт бирде,

Көрәшергә мине өйрәтте.

Көнләшкәннәр, әйдә көнли бирсен,

Саклыйк әле, дускай йөрәкне.

 

Намусымнан таплар эзләсеннәр,

Эшләремнән "кыек" тапсыннар.

Дәфтәр битләренә кара белән

Кыек-мыек жалу язсыннар.

 

Кояшның да этләр өреп кенә

Якты нуры бетмәгән.

Алтыннан да җиргә ташлау белән

Ныклы хакы җилгә китмәгән.

 

Көнчел затлар җитеш тормышымнан

Эзләсә дә ирек, күпме кер,

Төңге йокысыннан языр, аңа

Сөенерлек булмас барыбер.

 

Никадәрле генә чокынса да,

Намусыма минем тиялмәс.

"Кеше хакы аның кесәсендә,

Харам икән бар да", - диялмәс.

 

Вөҗданым саф. Күңел керле түгел,

Гөнаһсызга нахак чәчмәдем.

Үз җилкәмә алсам алдым йөкне,

Кешеләргә каты әйтмәдем.

Юлдан читкә таба этмәдем.

Кайгы күрсен диеп әйтмәдем.

 

Әгъдәл Низаев

Фото: авторныкы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев