Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Вакыт агышы чишмәдә

Чишмәләрдән сулар түгел, яшьлек аккан бит тулып...

Алсу күлмәк, ак алъяпкыч
Сыгылмалы билләрдә.
Ак яулык чөеп бәйләнгән,
Көянтәләр - иңнәрдә.

Чишмә сулары - чәй суы
Чайпала да түгелә.
Чайпалмый, түгелми генә
Вакыт алга йөгерә.

Сүттем дә таратып кына
Бәйләдем ап-ак яулык,
Чигә чәчләремнең агын
Яшереп куйдым ябып.

Чишмәдән аккан суларда
Алдым битемне юып.
Маңгайда - вакыт сырлары,
Булмый яшереп куеп.

Вакыт агышы чишмәнең
Чуер ташларын юып,
Челтер-челтер агып кына
Диңгезне җиткән куып.

Гомеремнең бер мизгелен
Күңелгә куйдым уеп:
Чишмәләрдән сулар түгел,
Яшьлек аккан бит тулып.

Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина, Башкортстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев