Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Вакыт

Гаҗәп нәрсә вакыт – икейөзле...

Гаҗәп нәрсә вакыт – икейөзле,

Серләренә булмас төшенеп.

Соңга калган чакта ул аз кебек,

Көткән чакта – гүя мәңгелек.

Яшь чакларда әкрен үткән кебек,

Ашыктырып, алга барабыз.

Картлык җитсә, вакыт – йөгәнсез ат.

Туктатырга юк бер чарабыз.

Кышта озын кебек, җәйдә – кыска,

Көздә - озак, язда тиз үтеп,

Ирештерә генә безне вакыт,

Берчә җайга торып һәм үртәп.

Вакыт җую – иң зур югалтудыр:

Һәрбер мизгел өчен ямансу.

Вакыт узмый, без үтәбез икән,

Вакыт - яр ул, ә без агымсу.

 

Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызы.

 Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев