Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Үз туган телемдә эндәшәм

Буыннардан, ата-бабалардан Калган безгә изге бер мирас - Татар телем, ана телем, беркем Күңелемнән йолкып алалмас.

Телем өчен, илем өчен диеп, Тукай, Жәлилләрем көрәшкән, Татар Әскать, диңгезләрне жиңеп, Яшәү бәхетенә ирешкән. Батыр халкым күп сынаулар аша Күңел бизәкләрен саклаган. Телләр дөньясында, туган телем, Синең байлыгыңа сокланам. Рус телебез - безнең дуслык теле, Яхшы инглизен дә өйрәнсәң, Тик күңелең барыбер зәгыйфь булыр, Үз телеңнән йөзең чөерсәң. Һәр кешегә исән-саулык теләп, Үз туган телемдә эндәшәм. Телем, синең тылсымнарың аша Күңел байлыгымны өләшәм. Без татармы, яки башкортбызмы, Бәхәс нигә, кемнең бар эше? Борынгыдан килгән татар-башкорт Дуслыгының - без бит җимеше.

Гөлшат Галина-Ихсанова. Башкортстан


Фото: wlooks.rupikabu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев