Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Утта янган сабыйларга дога булып ирешсен...

Бүген матəм... кайгы килде, Төзəлмəслек хаталар. Чыгарга куркып торырсың, Яндыралар... аталар... Каян килə бу вəхшилек? Терелəй яндыралар. Аналарны күз йомганчы Баласыз калдыралар. Ут эчендə янулары Сабыйларның кызганыч. Безнең илгə генəме соң Килə шундый аяныч? Ходайдан да курыкмыйлар, Тотар ана сагышы... Бер гаепсез утта янган Сабыйларның каргышы. Гаеплелəр дə табылыр, Алыр алар җəзасын. Тик шушындый хəллəрдəн соң Тыныч яшəп кара син... Якыннарын югалтканга Ходай үзе булышсын. Бу шигырем сабыйларга Дога булып ирешсен.

Эльза Шагова. Казан


Фото: pinterest

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев