Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ул якта

Томанлы юлларга чыгамын, Еракка, офыклар артына. Болытлар өстендә каз юлы, Күңелем шул якка тартыла. Ул якта гомернең иң матур, Бәхетле чаклары көтәдер. Язмышлар җилендә тибрәнеп Мәхәббәт зарыгып бетәдер. Ул якта без яшьнәп кабызган Учаклар ялкынлап янадыр. Зәңгәрсу киңлеккә моң салып, Чишмәләр чылтырап агадыр. Ул якта туган йорт нигезен Сагышлы җил сыйпап үтәдер. Мин киткән юлларда бөгелеп, Сыгылып, каеннар көтәдер. Ул якта бик якын бер таныш Гармунын сузгандай тоелды, Шул гармун көенә кушылып, Чыңгылдап йолдызлар коелды. Ул, таныш гармунын уйнатып, Үзе дә моңлы җыр җырлады, Ямансу җилләрне ул яктан Йөрәкне нык кысып тыңладым. Җыр тыңлап барганда ул якка Ак томан эчендә каламын, Язмышым болыты күк төстә, Шул болыт өстендә агамын.

Нәкирә Лутфрахманова. Минзәлә шәһәре


Картина авторы: Брусилов Станислав; ivlevadv.wixsite.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев