Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Укытучы баласы

Укытучы баласы еш күрми анасын...

Укытучы баласы

Еш күрми анасын.

Сорашма хәлләрен –

Болай да аңларсың.

Кайда ул, нишли, дип

Тимәгез җанына:

Укытучы баласы

Әбисе янында.

Аның да килә ич

Кемгәдер сыенасы,

Үз-үзен онытып

Шаярасы-уйныйсы.

Кайчакта боек та

Укытучы баласы.

Ә күпме баланы

Тәрбияли анасы?!

Бер заман алар да

Үсеп буй җитәрләр

Һәм, бәлки, нәкъ аның

Эзеннән китәрләр.

Укытучы булырлар,

Кирәкми башкасы.

...Аларга бу җырны

Яңадан башлыйсы.

Наҗия Хәбибуллина. Минзәлә шәһәре

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев