Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Укы Коръән, гыйбрәт ал

Аллаһы Тәгалә фикерләү биргән...

Шайтан котырта, шайтан котырта:

"Намаз укыма, ураза тотма.

Кешеләрне рәңҗет, гафу үтенмә,

Гайбәт син сөйлә, сөйлә, курыкма!

Күбрәк гөнаһлар кыл, син, кыл әйдә!"

"Кит әле моннан, юкны сөйләмә!

Сугыш та сагыш шушымы дөньяң?!

Мин мөселман - сиңа буйсынмам!

Мәккә-Мәдинәм минем бит кыйблам!

Гөнаһ эшләмәм, мине котыртма!

"Җәннәткә керерсең" - диеп алдама!

Юкны сөйләмә, зинһар, син тукта!

Саклый бит мине минем фәрештәм".

"Бер көн килер Үлем бит сиңа,

"Әйдә киттек", - дияр ул сиңа.

Җәннәт-Җәһәннәм үзең син сайла,

"Шайтан котыртты" - диеп акланма!

Аллаһы Тәгалә фикерләү биргән

"Ялгыш юлга" кермә, адашма дигән.

Укы Коръән, аннан ал белем", -

диеп эндәшә изге фәрештәм.    

Зөлфия Йосыфалиева. Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев