Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Үкенерсең әле!

Сагынырсың, бик кайтасың килер...

Үкенерсең  әле, уйларсың  да

Алыштырдың  мине кемнәргә?

Сагынырсың, бик кайтасың килер

Безнең  бергә  булган  көннәргә!

Юксынырсың,  исләреңә  төшәр

Саф  сөюдән  шашкан  мизгелләр.

Безгә  хәтта  сөеп  карый  иде

Синең  бүләк  иткән  ал  гөлләр.

Алыштырдың  мине  башкаларга

Үтеп  китте   синең  ярату...

Белмим,  нигә  кирәк  булды сиңа

Мәхәббәтне  җилгә  тарату?..

Әлегә  син  бәхетледер димен

Яңа  сөю,  яңа  хисләрең...

Тик  бик  тиздән,  бары  мине уйлап

Үтәчәк  бит  синең  кичләрең!

Мин  сөйгәндәй  сине беркем сөймәс

Аңларсың  син  моны  бик  соңлап.

Минем  сүзләр,  минем  үтенечләр

Колагыңда  торыр  гел  чыңлап!

Сизеп  торам,   читне  сөюләрең

Бармас  кебек  күпкә,  озакка.

Тик,  шуны  бел,  мин  дә  йөрәгемне

Бикләп  куйдым  хәзер  йозакка.

Рәмзия Шәрәфетдинова. Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев