Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Үкенербез

Нигезләр дә зар елыйдыр...

Читтә яшәп, авыл диеп,

Өзгәләнә бик күпләр.

Нигезләр дә зар елыйдыр,

Билдән баскачтын чүпләр.

Авыл саен төзелеп киткән,

Хуҗасыз калган өйләр.

Кайчандыр гөрләп торгандыр,

Ишетеп моңлы көйләр.

Бу ояда үскәндер,

Дистәләп уллар-кызлар.

Кошлар кебек киткәннәрнең,

Җаны үкенеп сызлар.

Төннәрендә тик ай йөри,

Утсыз тәрәзәләр барлап.

Бабайлар ятмыйлар микән?

Без киткәннәрне карап.

Әлфия Сибгатуллина. Түбән Кама

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев