Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Уйлану

Елады болытлар, тырнады күңлемне, нәрсәгә икәнен соң белдем...

Сөйләде таң җиле киләчәк турында,

Аңламый сүзләрен, мин көлдем.

Елады болытлар, тырнады күңлемне,

Нәрсәгә икәнен соң белдем.

 

Күтәрде йолдызлар биеккә-биеккә,

Күр, диеп, дөньяда ни барын.

Уйланам: калырмы чәчкә ак кунганда,

Дәрт өстәр, моң өстәр татарым?

 

Сөйләде таң җиле киләчәк турында,

Көлмәдем — бу юлы аңладым.

Тезеп мин ак биткә хәрефләр парадын,

Атладым янәдән бер адым.

Алмаз Әхмәтгалиев. Казан

 
Фото: pixabay.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев