Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Уй

Гомернең язлары тиз үтә, мәхәббәт учагы суына...

Бер йолдыз астында яшәдек

Ничә яз, ничә кыш озатып.

Җәйләре шатлыклар китерде,

Көзләре киттеләр елатып.

Язмышка үпкәли алмыймын:

Ул сине чыгарды юлыма.

Гомернең язлары тиз үтә,

Мәхәббәт учагы суына.

Ник икән ашыга фасыллар,

Туктаусыз булмый соң җәйләре?!

Гомернең көзләре тиз килә,

Күңелнең иң моңсу мәлләре!  

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев