Тукайга!

Бөек Тукай, бик күп еллар аша,

Таш сыныңа бүген эндәшәм!

Чордашың  мин синең булмасам да,

Фикердәшең булып сөйләшәм.

Ирексездән, күз алдыма килә,

Ятимлектә үткән тормышың.

Башкаеңнан, ай-һай сыйпамаган,

Ачы җилкәйләре язмышның.

Әти-әни кайгыртуын сиңа,

Насыйп булмаган шул күрергә.

Мәҗбүр булдың бәхет эзләп шулай,

Өйдән-өйгә күчеп йөрергә.

Нинди генә кагу-сугуларны

Кичермәгән сабый  күңелең?!

Яклап әйтер кешең булмаган шул,

Алай яшәү мөмкин түгелен...

Нишлисең бит, чыныктырган тормыш,

Туры сүзгә сине өйрәткән.

Чөнки яшьләй сеңгән әрнүләрне

Сызып ташлап булмый йөрәктән.

Ялагайлар, гайбәт сөйләүчеләр

Каршы чыгып сиңа караган.

"Яклар кешесе юк, бәлки әле,

Сыгылыр бу", - диеп уйлаган.

Сыгылмадың, Тукай, сынмадың син,

Горур булып калдың мәңгегә!

Сүнмәс йолдыз булып кабындың син

Шигъриятнең якты күгендә.  

...Инде менә бик күп еллар аша,

Таш сыныңа бүген эндәшәм.  

Зарипова Алсу Мулланур кызы,

Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениясе

"Казан төзелеш көллияте" студенты

 

фото: photogoroda

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: