Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тукай җаны

Җырлый-җырлый күккә ашкан Тукай җаны җирдә калалмый.

Җырлый-җырлый күккә ашкан

Тукай җаны җирдә калалмый.

Гадилектән бөеклекккә юлны

Күпләр эзли, ләкин табалмый.

Сабый күңел кичте ятимлекне,

Һәр почмакта кайгы сагалый.

Киләчәктә бөек шәхес булыр,

Бу баланы тормыш аямый.

Яшим диеп талпынды да йөрәк,

Каләмендә яшен уйнады.

Үзе өчен түгел, халкы өчен

Тарихларда урын даулады.

Бик аз яшәп сүнде бу яшь гомер,

Иҗат белән янды, талпынды.

Халкы өчен яшәп, мәйданнарда

Һәйкәл булып Тукай калкыды.

Мөхәммәтова Язилә Илнур кызы. Нурлат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев