Каләм тибрәтүчеләр
Туган телне яклап
Гаҗәпләнмәм, әгәр берәр маңкорт
Татар телен хурлап сүз әйтсә.
Анам теле, диеп, таныганы да,
Яклармы соң аны, көн җитсә?!
Яшәр көне өчен һич тайчанмый
Телен – үз әнкәсен ул сатар.
Иманы юк мондый бәндәләрне
Белмим, халкым кем дип соң атар?
“Татар барда – хәтәр бар”, – ди халык.
Тарих – шаһит, бирмәс алдарга.
Ләкин үз теленә хәтәрләрне,
Гамсезләрне ничек аңларга?
Римма ГАЙНАНОВА. Башкортстан
Фото: Яндекс
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев