Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Туган телем

Төсле, нәфис челтәр үрәм, Сүзләреңне тезә-тезә, Гүзәллегең бар Дөньяга Сибелүен сизә-сизә! Утырасың ӘНИ булып Төп Канунда, газиз телем! Әйтергә сине "мескен" дип, Күтәрелер теле кемнең?! Гасыр упкыннарын кичтең, Җиңәлмәде Сине дошман! Чыкмадың Син юл чатына, Кулың сузып һичберкайчан! Синең аша моң агыла Милл(и)оннарның саф җанына! Барып чыгам укый-укый Кол Галиләр заманына! Әйтте Дөньга яңа сүз Күпме галим Синең аша! Кодрәте белән көчеңнең Дәүләтләр, илләр тоташа. Шул тормышны гөлләр иткән Затлыларның теле бит Син! Кем теләми ... сөйләшмәсен! Төсе түгел ... Шуны белсен! Түрне биргәч ӘНИ итеп, Яратабыз, бел Син шуны! Дәвам итәр кавемнәрең Татар юлын - Синең юлны!  

Гөлия ФӘИЗОВА. Яр Чаллы шәһәре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев