Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Туган өем

Ашыгамын, ашкынамын, Газиз әнкәм, синең янга.

Туган өйнең тәрәзендә

Ут сүнмәгән, әле яна.

Ашыгамын, ашкынамын,

Газиз әнкәм, синең янга.

Тәрәзләрдә озак еллар

Балкып торсын иде утлар,

Балачактагыдай мине

Иркәләсен синең куллар.

Туган өйнең ишекләре

Һәрчак ачык торса иде.

Яңа пешкән икмәк белән

Газиз әнкәм көтсен мине.

Авыл киче, икмәк исе,

Рәхәт әнкәм кочагында.

Гомерлеккә калыр идем

Бик бәхетле шул чагымда.

Юныс Миңнемөхәмәтов Башкортстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев