Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Туган йорт

Туган йортым, син дә картайгансың...

Туган йортым, син дә картайгансың,

Без дә хәзер матур яшьтәбез.

Синнән һаман нур бөркелә әле,

Елмайгандай газиз әнкәбез.

Шундый якын да син, изгесең дә,

Тыйнаксың да, бик нык горур да.

Гомеремнең иң кадерле чагын

Синдә язган кунак булырга.

Туган йортта кунак кынабыз шул,

Татлы төштәй, бик тиз үтә ул...

Йорт казыдай оясына һаман

Балаларын өзелеп көтә ул.

Синең кочагыңда ничә язмыш,

Ничә шатлык, ничә кайгы бар...

Без үскәндәгедәй ягымлысың,

Эчең тулы булса да моң-зар.

Гөлсем Нәбиуллина. Уфа

Фото авторныкы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев