Каләм тибрәтүчеләр
Туфани тел кодрәтенә тиңнәр бармы...
Җир-ананың җан тибеше – аваздашы.
Үз тамыры мең тармаклы булгангадыр
Кыйтгаларны колачлаган ябалдашы.
Туфани тел кодрәтенә тиңнәр бармы -
Җир-ананың җан тибеше – аваздашы.
Тамырлары торган саен тирәнгәрәк,
Ә тел үзе омтылганга биеклеккә,
Үзәгенә боҗраланган меңъеллыклар
Тел байлыгын киләчәккә мирас итә...
Ганимәтле мирас булган тел байлыгы -
Яратылгач җир йөзенә бар тереклек,
Сугарылып әүвәл әңкә сөте белән
Галәми аваз салгандыр - сүздән элек...
Һәм мәңгелек күк астында һәр милләтне,
Милләт иткән мең тармаклы тел галәме
Колачлаган иң борынгы мәгърур телнең
Олпатлыгын ташка уйган үз каләме...
Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат
фото: vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев