Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тормыш юлыннан

Үткән гомер кире кайтмый...

Бормалы тормыш юлларым,

Үтелгән кебек түгел.

Авырлыкка да бирешми,

Картаймый нигә күңел?

Сөю назы белән бергә,

Яшьлек тә кайтыр кебек.

Мәхәббәтем язлар белән,

Уяныр әле көлеп.

Үткән гомер кире кайтмый,

Ак алтын төсле чәчләр.

Күзләр яшьләнә күрмиләр,

Шулай бетәдер көчләр...

Иртәнге кояш нурыннан,

Күтәрелә чык, томан.

Күңелем яшьлек язында,

Көзләрен көтә сыман...

Гүзәлия Фәйзуллина. Башкортстан

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев