Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тормыш ул...

Тормыш бит ул дәфтәр бите түгел...

Тормыш бит ул дәфтәр бите түгел,

Бозылганын ертып ташларга.

Җыр да түгел, теләгәндә туктап,

Ялгыштым, дип, кабат башларга.

Берәүләрне дан-шөһрәткә күмә,

Сорап тормый аның һич яшен.

Калганнар да үз өлешен ала, -

Мулдан була "бүләк" - ак чәче.

Яшәүчеләр, үзен бөек санап,

Борын чөя, күрми беркемне.

“Мин бит ул” - дип, күкрәк каксалар да,

Каберләре була бертөрле.

 

Рамил Рәүәл

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев