Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тормыш - төсле каләмнәр

Үзең теләгән төсләрнең чагулыгын югалтма...

Төсле каләмнәрен биргән

Язмыш һәрбарчабызга.

Теләсәң – ап-акка буя,

Теләсәң – карасына.

 

Син буяган төстә йөзә

Күктә каурый болытлар.

Әллә ни тылсым кирәкми,

Югал, – дисәң, – котыплар.

 

Төсләрен буташтырсаң да,

Бар да синең кулыңда.

Зәңгәр төсле генә булмас,

Диңгез дулкындашың да.

 

Тик шулай да, тормышыңның

Бизәгенә ук атма.

Үзең теләгән төсләрнең

Чагулыгын югалтма.

Люция Әблиева, Казан

 

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев