Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тормыш, тормыш...

Тормыш юлы урау...

Тормыш юлы урау,

Мөмкин түгел юрау,

Бер гомерең, бәлки, җитәлмас.

Сагышлардан качып,

Ишекләрен ачып,

Бәхет капкасыннан үтәлсам.

Сине тапсам тагын,

Яшьлектәге чагым,

Тыным бетәр, сулыш кысылыр.

Барлыгыңны күреп,

Яратуны сизеп,

Кабынудан йөрәк җылыныр.

Көтү минутлары,

Сөю өметләре,

Калыр төсле тагын мәңгегә.

Күзләремнән үбү,

Җаның кебек күрү,

Борчуларны йотар гомергә.

Син бер генә беләм,

Сөйгәнеңне күрәм,

Очам шуңа бик тә сөенеп.

Хан - син тәхетемдә,

Минем бәхетем дә,

Яшәмимен хәзер көенеп.

Гүзәлия ФәйзуллинаБашкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев