Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тормыш нуры

Тормыш матур - үзең күрә белсәң!

Тормыш матур - үзең күрә белсәң!
Кемгә - ямьсез, соры, нурсыз да.
Яшәү мизгеленең тәмен тойсаң,
Мең төсмерле матур җыр чыга.


Дәрт алырга була бу тормыштан,
Гел яктылык эзләп карасаң.
Һәр ачылган яфрагыннан алып
Бөҗәгенә кадәр яратсаң.


Күңелсезгә әйләнә ул тормыш,
Елап зарланудан туймасаң.
Кешеләрдә гел яманлык күреп,
Мескен уйлар гына уйласаң.


Начар уйга начарлыклар сара,
Арта тора рухи мескенлек.
Тормыш нуры үзебездән тора,
Шуны белсен иде кешелек! 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев