Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

"Тормыш матур, яшәү үзе бәхет..."

Куңел яшь минем...

Олыгайдым, әмма үкенмимен
Үтеп китте, диеп яшьлегем.
Биттә еллар эзе, чәчләрдә бәс -
Булса булсын! Куңел яшь минем.

Була бирсен, һич тә көяләнмим.
Үткәннәрем бушка булмады.
Булган авыр хисләр, үпкәләрне
Оныттым, куңелдә калмады.

Тормыш матур, яшәү үзе бәхет -
Шул уй белән көн дә уянам.
Оныкларым инде үсеп килә,
Алар уңышына куанам.

Аңламыйлар икән әгәр мине
Вакытымны әрәм итмимен.
Ышанычлы, якын дус-туганнар
Янда булса, шулар җитмиме?!

 

Фларида Мәхмүтова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев