Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тормыш кануны

Шәфәкътә алсу шәл. Таң туа...

Шәфәкътә алсу шәл.

Таң туа...

Офыкка якты нур чәчелә. Чү!

Кемдер дөньяга ашкына,

Ә кемдер бакыйга күченә. Таң туа...

Офыкта шәүләсе

Хәтергә мәңгегә уелыр.

Кемнәрдер биләүгә салыныр,

Кемнәрдер гүрләргә куелыр.

Үткәннәр ядкәрен үзенә

Күчерер яңа көн дәвере.

Чара юк -  бу тормыш кануны,

Аллаһның  үзгәрмәс әмере.

 

Гөләндәм Галиева,

Түбән Кама

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев