Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тормыш

Бәхетне эзләп тапканда, хәсрәте арттан калмый...

Бу тормышны аңламассың,

Бертөрле генә бармый.

Бәхетне эзләп тапканда,

Хәсрәте арттан калмый.

Тормыш җайланды дигәндә,

Бер кырые кителә.

Өмет-хыялларың тавы

Күз алдында ишелә.

Дошманнар сагалап кына

Бик тырышып сыныйлар.

Җиңелсәң җилкәңә менеп

Күсәк белән кыйныйлар.

Кайчагында аермыйсың

Кайсы - дус, кайсы - дошман.

Хәйлә кора дустың булып

Тоелган кайбер куштан.

Рәхмәт, тормыш, өйрәтәсең,

Бирмисең боегырга.

Монысы кара, монысы ак дип

Төсләргә аерырга.

Бу тормышның асылын

Яши-яши аңлыйсың.

Төзәтәсең ялгышларны,

Яңаларын башлыйсың.  

Рушания Әхмәдуллина. Чирмешән районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев