Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Төн һәм мин...

Төн карасын ертып Ай елмая күктән. Ә мин йолдыз саныйм Һәм... буталып бетәм. Төн пәрдәсен ертып Ярсып бер эт өрә. Һаман йолдыз саныйм... Ә ай миннән көлә. Төн пәрдәсен ертып Тавыш бирде күке. Ник атылмый йолдыз? Теләгем дә көлке. Төн пәрдәсен ертып Кайтып килә керпе. Саный-саный белдем, Йолдыз - галәм күрке! Төн пәрдәсен ертып Басып торам күптән. Күреп кулын болгый Зөһрә кыз күктән. Төн пәрдәсен ертып Офык ак нур сызды... Менә тагын бер төн Йолдыз санап узды.

Лилия Гарифуллина. Балтач районы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев