Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Телисеңме җаным

Телисеңме... Бәхет булып явам...

Телисеңме... Хис давылың булам,

Адаштыра торган бураның.

Җилләр булып исәм (иң назлысы),

Мин искәндә сузсаң кулларың.

Телисеңме... Син адашмас өчен

Көрткә күммәм барыр юлларың.

Тузгыганчы мин бит укыйм синең

Китап бите сыман уйларың.

Телисеңме... Бәхет булып явам,

Булам энҗе тәңкә карларың.

Телисеңме, кышның җәймәсенә

«Яратам» дип уеп язганым.

Динар Хайруллин. Апас районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев