Таяклар, таяклар
"Скандинавларча" йѳрешле "мода" керде бит менә...
"Скандинавларча" йѳрешле
"Мода" керде бит менә.
Пар таяклар сатып алдым
Хакы — берничә меңгә.
Гади таяк тʏгел, диләр,
Гәүдәләрне төз итә.
Остеохандрозың бетә дә,
Гомер озаеп китә...
Яшьләргә — "Джип", "Мерседес",
Картларга — таяк кулай.
Адым саен түмгәк, чокыр,
Таяксыз йөреп булмый.
Илебез баесын өчен,
Эшләп буыннар каткан.
Рәхмәт инде, күңелләр шат —
Кайгырталар бар яктан.
hәр ел саен, сөендереп,
Пенсия артып тора.
Картларга "хәер" тарату —
Ул бит, бик күркәм йола.
Илне аякка бастырган —
Чабаталы аяклар.
Кара тир түккән хезмәтен
Исәпләгән таяклар.
Таяклардан — таякларга,
Әнә шулай кʏчәбез.
Нинди "мода"лар керсә дә,
Онытылмас кичәбез.
Бастырыплар арттан куа
Yткәнебез, кичәбез.
Бирешмибез, кулда — таяк!
Буш булса да кесәбез.
Аяк, кулларда — көч, куәт,
Зиhен булсын башларда!
И, бер Раббым, яшен-картын,
Шәфкатеңнән ташлама!
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина. Башкортстан
фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев