Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Татар теле

Өйрән бала анаң телен, Иман иңәр күңелеңә. Белсәң дә син башка телне, Сөйләш туган телеңдә. Ихтирам ит ата-анаңны, Халкың гореф-гадәтен. Гыйлемең җиһанны иңләр, Үсеп китәр кодрәтең. Туган телең - татар теле, Мәгърифәткә баскыч ул. Татарларга гына түгел, Кырык телгә ачкыч ул. Үз милләтең өчен тырыш, Бает туган илеңне. Буыннан-буынга күчсен, Сакла туган телеңне!  

Рәфыйк ӘхмәдиевТүбән Кама районы


фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев