Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Татар моңы балкып ятар

Көй агыла керсез күңелемнән, Шул ук минем моңлы язым ул. Колак салчы аның кылларына, Халкым моңын алган сазым ул. Җыр агыла серле йөрәгемнән, Көйләре бит сиңа таныш ул. Колак салчы аның сүзләренә, Тукай телен алган язмыш ул. Тукай телен, Сәйдәш көен җырлап, Таныткан ул мине “Татар!” - дип. Җаным җыры, күңелем көйләрендә, “Татар моңы балкып ятар!” - дип.

Гөлнур Васыйлова. Мамадыш районы


фото: liveinternet.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев