Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Татар кызы

Милли кием кигән кызга Сокланып ла карарсың. Мондый чибәр сылукайны Тагын кайдан табарсың? Гармун телләре моң сибә, Моңлана милли көйгә. Уен-көлке, җыр һәм бию Дуслар җыелган җирдә. Сылу кызлар телләрендә Сандугачлар сайраша. Милләт сандугачы диләр Шундыйларга карата. Өстендәге милли күлмәк, Өзелеп тора билләре. Үзе җырлый, үзе бии, Юк килмәгән җирләре!

Мөхәммәтова Язилә Илнур кызы,

Нурлат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев