Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Татар җыры

Ришат Төхвәтуллинның "Тыңлачы сандугач" җырын тыңлагач…

Ришат Төхвәтуллинның "Тыңлачы сандугач" җырын тыңлагач…

Татар җыры – татар җаны.

Син, татарым, аңлыйсыңмы?

Халык җыры – күкләр сүзе.

Аңлар өчен тыңлыйсыңмы?..

Җырчы җирдә туа микән?

Күктән иңгән тавышы.

Илаһи моң җанны иңли,

Мең балкыш, мең сагышы.

Сагыш-тарих төпкеленнән.

Җырчы бәлки сизмидер?..

Ул бер Ходай илчесе лә,

Үз кадерен белмидер.

Яшьтер үзе, ә тавышы

Яшьтәш гасырлар белән.

Күкләр җанын иңдергәндә

Халкы моң-зарын өргән.  

Илүсә Исмәгыйлева. Башкортстан

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев