Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Татар - башкорт

Охшаш телле ике милләт Башкортлар hәм татарлар. Очрашсалар, бер тылмачсыз Аңлашып, гәп сатарлар. Милләтчеләр бик тырыша Араларын бутарга. Дошманлатып, бер-берсеннән Ерагырак тотарга. Тик башкорт белән татарның Арасы ныклы, көчле. Чөнки алар, бер-берсенә Игезәк туган төсле. Җырлары бер, көйләре бер Уртак - асылташлары... Гореф-гадәт бер үк төсле Охшаш милли ашлары. Гомер буе бергә булгач Бар нәрсәдә охшашлык. Берсе бераз дан казанса Икенчесенә - шатлык. Татар-башкорт! - ике милләт Тик сез бер үк кебек ич!!! Яшәгез гел тату булып Бердәмлектә - олы көч!!!

Рәмзия Шәрәфетдинова,

Башкортстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев