Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Таш һәйкәл моңы

Авыл уртасында киң җилкәле Таштан солдат коеп куелган. Тирәләре сары, зәңгәр чәчәк, Нәни чыршыларга туенган. Мәрмәр ташта солдат исемнәре Алтын хәрефләрдән язылган. Дәһшәтле һәм утлы, канлы еллар Йөрәкләрдә мәңге уелган. Һәр ел саен синең янда, солдат, Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Сугыш хәтирәсен искә алып, Үткәннәрне сөйләп китәбез. Авыл уртасында озын буйлы Таштан һәйкәл коеп куелган, Җиңү яулап кайткан Батыр егет, Тыныч тормыш өчен көч куйган. Булсын иде җирдә гел тынычлык, Кошлар сайрап, алсу таң атсын. Көләч кояш сипсен җылы нурын, Юлларыбыз һәрчак ак булсын!  

Гөлнур ХӘСӘНҖАНОВА. Буа шәһәре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев