Таныш ис

Таныш хуш-ис биләп алган, Яшел урман аланын. Колмакларын үрелеп кочкан, Аланнарның баланын. Шул колмакның алкалары Исләремә төшерде: Таҗларыннан әни безгә, Татлы икмәк пешерде. Үткән гомер мизгелләре Яшьләндерде күземне. Колмакаем сиңа сөйлим, Әрнеп чыккан сүземне. Әни киткәч шушы җирнең, Югалттым бар ямьнәрен. Тик җаннарым саклап йөртә, Икмәгенең тәмнәрен.

Әлфия Сибгатуллина,

Түбән Кама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: