ТАҢ АТКАНДА

Төн юрганын җыеп алгач, Җир өстеннән үрелеп. Офыкларны иңли-иңли, Ал таң атты күренеп. Кояш кызы елмаюга, Нурлар төште сибелеп. Чык өстендә кунганнары, Җем-җем итте сөенеп. Зәңгәр күлдән пар аккошлар, Күзләде гүзәллекне. Сандугачлар да җыр сузды, Сайлап бер үзәнлекне.

Әлфия Сибгатуллина,

Түбән Кама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: