Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Табигать көче

Кара болытлар артыннан һичшиксез матур көн килә...

Әй, табигать! Бармы икән

Кеше сине җиңә алган?

Әле генә аяз иде,

Инде коеп яңгыр ява.

Көлеп торган кояш йөзен

Каплап ала кара болыт.

Җир өстенә су коела,

Котылгысыз туфан булып.

Күк күкри, яшен уты

Камчы кебек бөтерелә,

Агачларны екмак булып,

Зәһәр җилләр котырына.

Ахырзаман җиткәнмени! –

Аерып булмый җирне күктән,

Җил-яңгырлы гарасатта

Җир белән күк тоташып беткән...

Күп тә үтми тына дөнья,

Мәхшәр булмаган да кебек!

Кай арада кояш чыгып,

Тора синдәй, миндәй көлеп!

Табигатьнең кануннары

Безгә шулай сабак бирә:

Кара болытлар артыннан

Һичшиксез матур көн килә.

Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызы, Башкортстан

Фото: pixabay

Теги: каләм тибрәтүчеләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев