Табасы иде... (нәсер)

Юлга чыгам әле...  Тормыш юлына...

Беләсезме, юл бит ул дәва. Әйе, әйе. Ул сагыш тулы күзләргә, бары кешелегемне генә саклап калыр өчен көн күргән күңелемә, сыкраган йөрәккә өмет өсти. Юлга чыксам, нидер табармын кебек. Табасы иде шул... Караңгы  күк йөзен яктыртырга бер тамчы ярату да җитәр иде. Сусадым... Сабыйларча шатлануыма сусадым. Дөрләп яшәргә бер йотым шатлык җитми. Мин сөенә белми башладым.

Зарланмыйм, бернидән дә зарланмыйм. Яратмыйм үземнең зарланыумны. Мин бит бәхетле! Миңа бары...

Үзем дә белмим... Тәртипсезләнде, узынды йөрәк. Сорый да, сорый. Ни сораганын үзе дә белми.

Көнем гел бертөрле  үтә: йокыдан торам, укырга барам, кире кайтам, эшләремне эшлим дә, тагын ятам. Шуңа күрә юлга чыгарга булдым да. Юллар барыбер кисешә, бәлки без дә очрашырбыз әле.

Юл кешесенең юлда булуы яхшы, диләр. Хәзер, әвәләнеп ятучы омтылышларымны, тапталып беткән хисләремне, ватык хыялларымны букчама салам да, юлга чыгам. Анда нидер бар. Белмим, якынмы икән ара, озак барасы булырмы, дүрт аяклап булса да барырмын, ятып булса да шуышырмын. Минем табасым бар, нидер табасым бар...

Ильвира Галимуллина. Балтач районы

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: