Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сөю кайтмас

Чын сөюне бармы тоючылар...

Яратулар шундый:

Хәзер җаннар

Аерылсалар, тормый елап та.

Чын сөюне бармы тоючылар...

Ул бит күптән... кызыл китапта.

 

Саф мәхәббәт диңгезендә күңел

Йөзә белми инде, айкалып.

Башка беркайчан да Таһирларны,

Зөһрәләрне булмас кайтарып.

Рамил Рәүәл

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев