Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сынатма

Талпынган күңелне күтәр син, хисләрем очынсын...

Белсәм дә, яралы йөрәкнең
Гомергә төзәлә алмасын.
Һичьюгы талпынган күңелне
Күтәр син, хисләрем очынсын.

Хыяллар җилкетсен һәрвакыт,
Омтылыйм яп-якты офыкка.
Өметләр яшәткән вакытта
Онытыла моң-сагыш җанымда.

Белсәм дә, тузанны тузгытып,
Юллардан йөгерә алмасым.
Шулай да Җир-ана җылысы
Рухыма бирәдер бар көчен.

Хәерле таңнарым балкытып
Кояшым нурлары җылыта.
Эшләрем уңышка юлыгып,
Бәхеткә юл ача тормышта.

Белсәм дә, яралы язмышым
Сынатып, мең кабат сыныйсын.
Барыбер күтәр син күңелне,
Җанымда хисләрем очынсын.

Чулпан Габделганиева

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев