Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сөйгәннәрне рәнҗетмәгез (хикәя)

Үксеп елый-елый ул шәһәр утларына таба йөгерә, агачларның шомлы күләгәсе аны менә-менә тотып алырлар төсле. Күзләре зур булып ачылган, ябык иңбашлары калтырый, бөдрәләре җилкәсенә сылана. Аңа бик тә куркыныч... Бер мизгелгә артка борылып карарга да, йөгерүен акрынайтырга да курка ул. Башында бер генә уй: өйгә, тизрәк өйгә!

Йокыга талып баручы урман эчендә кинәт газаплы кеше тавышы яңгырады... Бу аваздан сискәнгән кошлар шау-шу килделәр, әле анда, әле монда кыштырдау ишетелде. Озакламый бар да тынып калды. Берничә минуттан урман юлына күз салсаң, анда бар көченә шәһәргә таба йөгерүче кыз баланы күрергә була иде. Үксеп елый-елый ул шәһәр утларына таба йөгерә, агачларның шомлы күләгәсе аны менә-менә тотып алырлар төсле. Күзләре зур булып ачылган, ябык иңбашлары калтырый, бөдрәләре җилкәсенә сылана. Аңа бик тә куркыныч... Бер мизгелгә артка борылып карарга да, йөгерүен акрынайтырга да курка ул. Башында бер генә уй: өйгә, тизрәк өйгә! Өенә ничек кайтып җиткән хәтерләми. Әнисенең куркынган күзләренә генә карады да идәнгә егылып тәне тартышудан бәргәләнә башлады. Бу аңарда башланган эпилепсия чиренең беренче өянәге иде. Нишләп соң әле ул ялгышты, үзен хәйләләп караңгы урманга алып керергә һәм бер үзен калдырып китәргә юл куйды? Караңгы кухняга да бер үзе керергә курка иде бит югыйсә. Туганнары да, дуслары да аның куркуыннан көләләр иде. Ә аны стресс хәленә китереп, гомер буе аңында эз калдырырлык, гомерлек авыруга дучар иткән хәл ничек булды соң?

...Менә алар, зур тизлектә, икәүләшеп мотоциклда оча. Ул вакытта куркыныч түгел иде әле. Киң җилкәле, көчле егет аңа ышанычлы тоелды. Егетнең дулкын-дулкын чәчләре яңагын кытыклый һәм бәхет үзе елмая... Көне дә матур, кояшлы. Кызның күңеле тулы куаныч һәм җыр иде ул көнне. Ә иреннәре тавышсыз гына пышылдый: "Ярата, ярата". Ундүрт яшьлек кыз гомерендә беренче мәртәбә бәхетле ышаныч белән кабатлады бу сүзләрне. Барасы җир якын түгел. Хәзер инде таныш киноның кадрлары сыман күз алдыннан барысы да уза. Менә Валерий алар капкасы төбенә яңа "Восход"та килеп туктады, һәм ул, урман күгәрченедәй, егетнең каршысына йөгереп чыкты. Алар үзләре күптән көткән Сабантуйга барырга сөйләшкәннәр иде. Сабантуй шәһәрдән ерак түгел матур аланда узды. Валерийның шат һәм ачык күңелле дуслары белән танышу, егетнең нәзәкатьле һәм игътибарлы булуы, аларга сокланып күз ташлаучылар - барысы да кызның күңелен шатлык һәм куаныч белән тутырган иде.

Аларга сокланмаска мөмкин түгел иде. Ак йөзле, кара күзле, битләре алсуланган калын толымлы Эльмира белән коңгырт чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы Валерийга карап торуы ук рәхәт иде. Бер-берсенә чын-чынлап пар килгәннәр иде. Авызда мороженый белән шоколад тәме, колакта яраткан җырчының популяр җыры яңгырый, чит-ятлардан яшереп кенә сөйләшкән, икесе өчен генә аңлаешлы сүзләр дә хәтердә әле...

Инде... Сабантуйдан кайтып киләләр. Мотоцикл кызның капка төбендә туктый. Шул хәтле аерыласы килми.

- Мин кич тагын киләм. Чыгарсыңмы?

- Чыгармын, - дип җавап бирде ул, егетне сулышы белән тартып алырдай булып...

Үзенең караңгыдан нык куркуы турында егеткә ул кайчан сөйләде икән? Анысын хәтерләми инде. Ә менә әлеге төн хәтеренә килгән саен аңарда өянәк башлана. Аны төнге урманда ялгыз калдыруы, карурманда кисәк пәйда булган кемнеңдер агарынган йөзе, гафу үтенүе – булдымы болар, юкмы? Тагын аңын югалту, тагын өянәк...

Бу хәл турында миңа төрле еллардагы чыгарылыш укучыларының рәсемнәрен карап утырганда Эльмираның укытучысы Вера Михайловна сөйләгән иде. Йөрәге шундый аның: кеше хәсрәтенә битараф карый алмый. Укучылары да аны шуңа якын итәләр, киң күңелле, һәрвакыт ярдәмгә әзер торуы өчен яраталар. Эльмира да кайгысын иң алдан укытучысына сөйләгән. Бу хәл инде күптән булган. Әмма укытучы һаман укучысы өчен сызлана. Эльмира да, Валерий да шушы көнгә хәтле ялгыз яшиләр ди. Әнә шулай, егетнең рәхимсез шаяртуы, икесенең дә язмыш канатларын сындырып ташлаган, ди укытучы һәм авыр сулап, җыр куя. Иске җырлар, аның яшьлек еллары... Бары шулар гына тынычландыра укытучыны хәзер. "Мәхәббәт – пыяла, Уала шул, уала..."

Наҗия Хәбибуллина. Минзәлә шәһәре

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев