Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Су буйлары

Тугайлары яшел чирәм, Су буйлары тал икән. Туган ягын сагынмаган, Уйламаган бар микән. Төштә түгел, өннәремдә Авылымны урадым. Сагынуны басалмады Хәтта чишмә суларың. Су буенда җырлый-җырлый, Кер чайкый иде кызлар. Яңгыр түгел, еллар юган, Калмаган безнең эзләр. Су буйлары тал икән. Сайрар кошлар бар микән? Туган яктан китүләре, Бигрәкләр кыен икән.

Сания ГАРИФУЛЛИНА (Ахметова). Башкортстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев